Киңәш-табыш

Үз сутында әзерләнгән помидор

Ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут әзерләргә була.

 Ә үз сутында тозланган помидор – табынның уртасына куярлык матур һәм тәмле ризык ул.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннары суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.

Ә ул болай әзерләнә: артык пешеп йомшарган, ярылган эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле 5 бөртек борыч, 6 дәфнә яфрагы, 3 бөртек канәфер, 1 чәй калагы төелгән корица алына.

Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген җыеп алабыз һәм, барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз. Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буе бик яхшы саклана.

Фото «Татар-информ»нан алынды.
 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәшләр

Нет комментариев