Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Хәния Фәрхидән – тәмле бәлеш рецепты

Пешереп карагыз әле.

Алда яңа ел бәйрәмнәре. Гаилә белән озаклап ял итә торган вакыт. Хуҗабикәләр еш кына нәрсә пешерим икән дип баш ваталар. 

Бәлеш – татар халкының милли ризыгы. Аны күпләр оста һәм тәмле итеп пешерә. 
Мин бик күп тәмле бәлеш ашадым, әмма Хәния Фәрхинеке кебек тәмлесен ашаганым юк әле. Хәния Фәрхи бәлешен ашаган кешеләр минем белән килешерләр дип уйлыйм.
Сез дә пешереп карагыз әле. Бәлеш рецепты белән Хәния Фәрхинең кызы Алия бүлеште. 

– Әни бәлешне көнбагыш мае салынган төче камырдан пешерә иде, – диде Алия. – Башта савытка ике йомырка сыта, тоз сала, тигез күләмдә су һәм сөт (без зур бокал ала идек тә, аның яртысына су, яртысына сөт сала идек), ярты бокалдан артыграк көнбагыш мае салып, камыр баса.  

Эченә сыер ите белән каз ите турый, икегә бүлеп казның башын, аягын, канатларын сала, муенын турап куша. Аз гына каз мае да эретеп сала. Суган белән бәрәңгене ваклап турый, тозын, борычын сибә. 

Бәлешне ясагач, һавасы чыксын дип, уртасында тишек калдыра иде. Бәлешне башта нык кызган – 200-220 градустагы мичкә тыгабыз. Бу – өсте кетердәсен өчен. 20-30 минуттан мичне кысабыз, 150-180 градуста ике сәгать ярым-өч сәгать пешерәбез. Өсте көймәсен дип, әни камырдан капкач ясап каплый торган иде. Анысын ашамыйбыз инде, ташлыйбыз. Фольга гына да ябарга була, тик камыр капкач белән тәмлерәк була.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес ХәнияФәрхи