Хуҗабикәләр өчен
Кайбер киңәшләр.
Җыештырганда иң элек тузан җыеп торучы сыннарны, сувенирларны, вазаларны, уенчыкларны – күздән җыеп алырга кирәк. Кыйммәтле коллекцияләрне витриналы шкафка кую яхшырак. Китапларны да пыяла астына куйсаң, тузан азрак утырачак. Өйне җыештыру буенча шундый гади лайфхак күп вакытны янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Киштәләрдә тәртип булсын өчен дә берничә әйберне истә тотарга кирәк:
– таракларны стаканга салып куярга;
– вак-төякне контейнерга яки шкатулкага салырга.
– артык аяк киемен тартмага алып куярга.
Балалар бүлмәсендә кәгазьләр, наклейкалар һәм башка вак-төяк идәнгә төшмәсен өчен чүп-чар кәрзине кую яхшырак.
Таплы ялтыравыклы (глянец) өслекләр, көзгедәге пычрак – җыештыруның нәтиҗәсен юкка чыгара. Әгәр дә көзгедә тап булса, хәтта чиста бүлмә дә пөхтә булып күренми. Шуңа күрә, эз чагылдыручы өслекләргә игътибар бирергә кирәк. Ванна бүлмәсендә көзге чиста булсын өчен кырына торган күбекле салфетка белән сөртергә мөмкин, бу көзге еш пычранмасын өчен яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев