Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ябыгуның иң гади ысулын беләсезме?

Япония табиблары артык авырлыктан арынуның гади, әмма бик үтемле ысулын атады.

Япония табиблары артык авырлыктан арынуның гади, әмма бик үтемле ысулын атады.

Белгечләр әйтүенчә, даими рәвештә гади, чиста су эчү фигурага уңай йогынты ясый. Бу хакта "Интертат" яза.
Япония табиблары йокыдан уянгач та бер стакан су эчәргә, тешләрне соңыннан гына чистартырга куша. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Су эчеп 45 минут тирәсе узгач, иртәнге ашны ашарга мөмкин.

Галимнәр әйтүенчә, су эчү ачлык хисен киметә, шуңа күрә тамак туйсын өчен азрак күләмдә ризык кирәк булачак. Моннан тыш, ач карынга су эчү организмнан токсиннарны чыгара, метаболизмны һәм эчәклек эшчәнлеген активлаштыра.

Даими рәвештә иртән су эчү һәм баланслы туклану артык килограммнардан арынырга ярдәм итә дип ышандыра экспертлар.

Фото: Пиксабай.сом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев