Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Йомырканы бөтен кешегә дә ашарга ярыймы?

Кемнәргә ярамый?

Холестерины югары булганнарга да аны ашау тыела. Шикәр авыруы булганнардан да сак булу сорала. Аларның кан тамырлары шикәр белән зарарланган, шуңа да бу кешеләрдә атеросклероз барлык­ка килү куркынычы бигрәк тә югары. Ә ул, үз чиратында, инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин. Ашказаны белән проблемалар булганнарга да йомырканы чикләргә кирәк. Панкреатит булганда һәм ашказаны авыртып торганда биг­рәк тә. Бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан интегүчеләр дә истә тотсын моны.

Йомырканы бер яшькә кадәрге балаларга да ашатырга ярамый. Йомырка сарысының дүрттән бер өлешен генә бирә аласыз. Ә агын бөтенләй бирә күрмәгез.

Йомырка агы белән сарысында икесендә ике төрле матдә бар. Шуңа да куллану очраклары да төрлечә булырга мөмкин. Сәламәт кешегә диетологлар бер тапкыр ашауда бер йомырка сарысы һәм өч агын ашарга ярый дип кисәтә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш