Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Үз-үзеңә бәя бирү буенча психолог Римма Гарифова киңәшләре

Үз-үзеңә бәя түбән булу билгеләре.

Гади генә мисал. Кеше кайдадыр чыгыш ясады. Әйтик, мәҗлестә бар кунаклар алдында котлау сүзләре әйтте яки презентация тәкъдим итте, ди. Соңыннан ул моны искә алганда бары тик кимчелеген генә уйлый, югалып калуын, хата ясавын, тотлыгуын гына әйтә, оныта алмый, үзен шуның өчен битәрли икән, димәк, аның үз-үзенә биргән бәясе түбән. 

Үз-үзеңә бәяне ничек күтәрергә?

«Рәхмәт көндәлеге»н булдырыгыз. Көн саен кич белән бүген үз-үзегезне мактардай, шуның өчен рәхмәт әйтердәй эшләрегезне искә төшереп, шуларны кәгазь дәфтәргә ручка белән язып барыгыз. Бу хакта уйлау яки әйтү генә җитми, нәкъ менә язарга кирәк. Чөнки бу вакытта берничә рецептор эшкә җигелә, шуңа күрә баш мие мәгълүматны «танырга» мәҗбүр була, нәтиҗәдә уңай үзгәрешләр башлана.

Психолог Римма Гарифова: «Эчке дөньям белән тормыш тәңгәл килми иде». Әлеге материалны моннан укый аласыз. 
Фото: proza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев