Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әлфинә Әзһәмова: «Ринат Рахматуллин белән җырлардан хит ясадык»

«Минем сиземләү көчем бар дип әйтсәм дә була», - ди җырчы.

"Шәһри Чаллы"дан - Пятачок"ка популяр җырчы Әлфинә Әзһәмованың килүе үзе бер вакыйга. Тамашачы аны ничек яратып кабул иткән булса, ул да безнең җыеннарны шулай үз итте. Күпсанлы сораулар булгач, без Әлфинә ханымга октябрьдә оештырылган "Пятачок"ка чакырып элемтәгә кердек. Ул бик теләп риза булды. 

"Пятачок" алдыннан аның белән бераз сөйләшеп алырга да өлгердек. Аны әле дә мәҗлесләрдә көтеп торалар икән. "Атнаның 3 көнендә - җомга, шимбә, якшәмбе мин эштә,"- ди Әлфинә ханым. 

Шулай ук, тиздән Казанда УНИКСта концертта чыгыш ясарга барачагын да әйтте. Анда ул автор-башкаручы Ринат Рахматуллин концертында катнашачак. Дуэт җырлаячаклар. "Ринат белән бер дуэт җырыбыз бар. "Мәхәббәттә яшим" дип атала ул. Ринат белән моннан бик күп еллар элек танышкан идек. Аның тарихы бик кызыклы. 2002 елларда мин үземә җырлар эзли башладым. Элек бит аудиокассеталар иде. Базарга аларны сатучы бер ноктага барып, шактыен тыңлап карадым. Арасында Ринат Рахматуллин дигән автор-башкаручының җырлары бик ошады. Аның кассетасын алып әле өйдә тыңлап йөрдем. Көйләре гел минем тавышка туры килә торган. Шунда аны эзләп табарга булдым. Сатучы янына барып кайдан икәнен сораштым. Адресын таптым һәм Буага Ринатны эзләп киттем. Таптым, таныштык. Шунда ул миңа дуэт җырларга тәкъдим итте. Тагын 3 җырын сайлап алдым. Минем сиземләү көчем бар дип әйтсәм дә була. Сайлап алган "Сиңа багышладым", "Очрашырбызмы", "Көзләрдән сине эзләдем" җырлары чыннан да хит булды,"- дип уртаклашты Әлфинә Әзһәмова.

Әлфинә ханым "Төнге урам" җырының авторларын да шулай эзләп тапканын искәртте: "Төнге урам"ны да аудиокассеталардан эзләп таптым. Көе бик ошады. Башкортстанга Мөдәрис Газетдиновны эзләп үзем бардым. (сүзләре Халисә Мөдәрисованыкы). Ничек кенә булса да шәп көйләрне эзләп табыш иде элек. Хәзер кеше белән элемтәгә чыгу өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Тик матур көй язучы юк. Һәрхәлдә мин әлегә таба алмыйм..."

фото: Әлфинә Әзһәмовадан архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев