Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабировны дәүләт телевидениесенә кертмәгәннәр

«Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар», - ди ул.

 Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән көтелмәгән хәл килеп чыккан. Җырчыны 27 май көнне узачак «ТМТВ» премиясен тапшыру чарасына әзерлек сораулары буенча очрашуга чакырганнар. Әмма артист ДТРК бинасына эләгә алмыйча, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган. 

Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә  язды. «Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар. Иртәнге 2 сәгатем бушка үтте. Бүген безнең ГТРКда «ТМТВ» премиясе буенча очрашу булырга тиеш иде. Мин инде оештыручылар әйткәнчә паспортым, правамны алып, машинамны шлагбаумнан үткәрсеннәр өчен, вакытында килеп җиттем. Сак хезмәте  танып алды. Исемлектә сезнең машина юк, диләр. «Ничек инде юк?» – дип аптырыйм. Оештыручыларга шалтыратам – алмыйлар. Алай да, бөтен булган горурлыгымны «бер җиремә» кыстырып, ишегалдында машинама урын табып, җәяү керергә булдым. Җәяү кергәндә паспортымны күрсәтәм – кертмиләр.

Ярар, ГТРКга шалтыратам. «Гафу итегез, сезнең эфирыгыз бит иртәгә», – диләр. Мине бу хакта беркем дә кисәтмәде. Димәк, хөрмәтле оештыручылар, кирәгем шуның кадәр генә», – ди Данир Сабиров. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Данир Сабиров