Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева кызының кем булуын тели?

Җырчының кызы артист булырга теләми.

Гөлназ Асаева хезмәттәшләре кебек үк бу көннәрдә Сабантуйларында чыгыш ясарга җыена. Шул ук вакытта яңа сезонга әзерлек эшләре дә башлаган.

Мәгълүм булганча, Гөлназ җырчылар династиясеннән. Аның әнисе Лилия Биктимерова, әтиләре Рөстәм Асаев белән Фәдис Ганиев җырчылар.  
Гөлназдан әти-әниеңнәр белән бергә концерт куймысызмы дип тә сорадым.

– Сентябрь аенда әтиләрем, әнием, ирем Вилдан белән бергә концерт куярга планлаштырабыз, – диде ул.
Гөлназ Асаева кызының әлегә нинди һөнәр сайлаячагын белми. Ул аны фигуралы шууга, акробатикага йөртергә тели. «Әмма Вилдан каршы. Динәнең артист буласы килми», – ди җырчы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Асаева Вилдан Шәмсетдинов Лилия Биктимерова Фәдис Ганиев Рөстәм Асаев