Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнат Фәрхуллин: «Тулы бер команда белән «по полной» чыгыш ясыйбыз»

Танылган татар эстрадасы артисты Сабантуйларда кайсы авылларда чыгыш ясаячак?

– Сабантуйларга актив әзерлек бара. 8, 9, 14 июньдә чыгыш ясарга чакырдылар. Кайсыбер көнне хәтта икешәр Сабантуйда да булырга туры киләчәк. Әйтик, 8 июньдә Башкортстанның Югары Яркәй авылында, аннары Актаныш районы Чөгәнә авылында булачакбыз. 9 июньдә безне Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында, аннары Сарманның шәһәр паркында көтәләр. 14 июньдә Малмыж районы Йөрәк авылында чыгыш ясыйбыз. Быел шунысы бар: мин үзем генә килмим, тулы бер команда белән «по полной» чыгыш ясыйбыз. 

Җәй, гадәттәгечә, бәйрәмнәр, туй-юбилейлар белән үтеп китә. Җәйне күргән дә юк дисәң була... Эш булып торсын анысы. Әле шуны да әйтәм: апрель аеннан ук яңа сезонга әзерлекне башладык. Яңа шәһәрләр, гастрольләр туры, графикларны, программаны тупладык. Октябрьдән, Аллаһ теләсә, гастрольләргә чыгарга планлаштырып торабыз. Җырланган һәм җырланачак яңа җырларымны тамашачыларга җиткерәсем килә. Менә шушы ул бәхет! Әллә нинди сюрпризлар турында уйламыйм. Сюрприз син үзең һәм синең җырларың булырга тиеш, – дип сөйләде ул безгә.   

Җырчы турында монда тулырак укырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев