Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга телиләр

Бу хәл Чаллыда булды.

Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин Чаллыда юбилей концертларын башлап җибәрде. Беренче көнендә мин дә булдым. Илнатның иҗатын яратучылар шактый күп җыелган иде.

«Моннан 4 ел элек 117 кеше алдында җырлаган идем. Быел 2 көн алдым», – дип ул үзен яратып килгән тамашачыларга рәхмәт белдерде. 

Чыннан да залга Илнатның фанатлары җыелган иде. Алар җырчының һәр җырын алкышладылар, сызгырдылар, кушылып биеделәр. Бүләкләр, чәчәкләр алып килгәннәр.

Раилә исемле бер хатын-кыз Илнатка дип Шри-Ланкадан ислемай алып кайткан. «Кая телисең, шул җиреңә сөртерсең», – дип бүләген тапшырганда ул җырчыны үбеп тә алды. Үзенең елына 4 тапкыр чит илгә ялга баруын, Илнатка гашыйк булуын да яшермәде. 

«Мин 3 тапкыр кияүгә чыктым. Син кияүгә алсаң, иремнән аерылам да сиңа чыгам», – диде ул. 

Сүз уңаеннан, Илнат Фәрхуллин җәй көне төркемендәге биюче, Башкортостанның атказанган артисты Регина Гәрәевага өйләнде. Концертта алар дуэт җырладылар. Тамашачылар кумирларын көчле алкышларга күмделәр. Ә Илнат җае чыккан саен сөйгәненә үзен бәхетле иткән өчен рәхмәт әйтте.  

Җырчы белән әңгәмә монда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Илнат Фәрхуллин Регина Гәрәева