Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнур Гомәров дөньядагы иң биек бина янында татарча җырлаган

Әлеге җырга клип та төшереләчәк.

Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров күптән түгел Дубайга барып клип төшереп кайткан. Сүз “Әтиле бәхет” дигән җыр турында бара. Ул танылган шагыйрә Рәзинә Сәтегәрәева сүзләренә язылган. Көен Илнур үзе иҗат иткән. 

“Клипны Гарәп Әмирлекләренең баш каласында, дөньядагы иң бөек Бурдж Халифа башнясы янында төшердек. Бик матур килеп чыгар дип торабыз. Анда шулай ук Чаллы күренешләре дә булачак. Әлегә телевизор экраннарына чыгу вакыты төгәл билгеле түгел. Җырның үзен 3 апрельдә “Энергетик” мәдәният сараенда үтәчәк концертымда башкарырга исәп тотам”, - дип белдерде шәһәрдәшебез.

Шулай ук Илнур безгә хәрби операциядәге етеләрнең әти-әниләре өчен хәйрия концертларында катнашуы, ураза тотуы һәм ифтар кичәләрен алып бару турында да сөйләде. 

“Рамазан аенда юбилейлар да бар. Алар хәләл форматта үтә. Кунаклар намаз укыйлар, авыз ачалар, вәгазьләр тыңлыйлар”, - дип сөйләде сәхнә остасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев