Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы җырчылыкка укырга кергән

«Бу турыда күптәннән хыялландым», - ди җырчы.

Татар эстрадасы җырчысы Илзидә Госман «Керфегеңә тамармын мин», «Төшләремә керә алан», «Нишлим икән», «Яшәмәгез яратмаган белән» һәм башка җырлары белән тамашачы күңелен яулады. Шушы көннәрдә Илзидә ханым олы шатлыгы белән уртаклашты – ул халык артисты Винера Ганиева классына укырга керде. 

– Белгәнегезчә, минем филология буенча югары белемем бар. Ә җыр дәресләрен бик күп тапкырлар алганым бар иде. Винера Әхәтовна белән концертларда очрашкан саен, ул миңа: «Кайчан укырга керәсең?» дип, сорый иде. Быел уйладым да, тәвәккәләдем. Югары белемем бар, шуңа да туры Казан дәүләт мәдәният һәм иҗат университетының магистратурасына соло халык җырлары юнәлеше буенча укырга кердем. Биредә 2,5 ел укырга кирәк, читтән торып. Ә башкача булмый, чөнки үземнең дә эшем бар, шул ук гастрольләр. Нигә укырга кердемме? Чөнки профессиональ дәрәҗәдә җырчы буласым, аеруча да профессор Винера ханымда укыйсым килде, – дип сөйләде Илзидә Госман. 

Сүз уңаенда, җырчы белән тулы әңгәмәне моннан укый аласыз. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев