Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Инзилә Сәлимова: «Эштән кайтканда өйгә керә алмый идем»

Чаллы җырчысы “Йолдызлы мизгел” тапшыруында тормышы, гаиләсе турында сөйләде.

Бүген “Шәһри Чаллы”ның ВКонтакте төркемендә “Йолдызлы мизгел” тапшыруы кысаларында туры эфирда җырчы Инзилә Сәлимова белән әңгәмә үтте. Ул иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләде. Олы кызлары Сөмбелгә 22 яшь, кечкенәсе Гүзәлгә 18 яшь. Олы кызы күптән түгел кияүгә чыккан. Балаларның музыкага һәвәслеге турындагы сорауга җавап биргәндә ул кече кызы белән бәйле кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. 

–  Эштән кайтканда өйгә керә алмый идем. Эчтән бикләнә дә бөтен тавышка музыканы кушып, җырлый. Мине дә ишетү юк анда. Инглизчә дә, татарча да җырлый – Әлфинә Әзһәмова, Илмира Нәгыймова җырларын. Ныгытып шакысам, күршеләр алдында уңайсыз. Ярар, туйганчы җырлап бетерсен дип ишек төбендә көтеп тора идем. Тавышы матур. Тик ул сәхнә юлын сайламады.

Инзилә Сәлимова белән әңгәмәнең тулы вариантын тиздән "Шәһри Чаллы"да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев