Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Керфек ясыйм дип, күз чыгара язган

Америкада яшәүче блогер кыз  керфекләр ябыштырасы иткән һәм моның ничек тәмамланганын үзенең Тик-Ток битендә күрсәткән.

Шайна Скай видеода Shein интернет-кибете сайтыннан ясалма керфекләр сатып алган. Кыз әйтүенчә, керфек ябыштыру буенча махсус  җилемне сылагач, аның күз кабаклары шунда ук шешеп чыккан һәм ябышкан.

Видеоролик герое күзләрендә кисәк авырту тоюын һәм кичекмәстән хастаханәгә  мөрәҗәгать иткән. Табиблар аны реанимациягә салган, анда күзнең лайлалы тышчасына  җилем эләгү сәбәпле аллергия реакциясе башлануын аңлаталар. Медиклар күз эченә эләккән  җилемне махсус эремәләр ярдәмендә эретәләр. Аз гына соңрак мөрәҗәгать иткән очракта  кыз сукыраерга мөмкин булган, диләр табиблар.

“Зинһар өчен мондый процедураларны үз белдегегез белән эшләмәгез, бераз артыграк түләп, профессионалларга мөрәҗәгать итү күпкә яхшырак. Ярый әле минем очрак бәхетсезлек белән тәмамланмады”, – дип киңәш итә  блогер. 

Чыганак: Lenta.ru

Фото ачыкчыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керфек ясау бәла-каза