Популяр җырчы авыр операция кичергән
«Наркоздан авыр чыктым», - ди Марат Шәйбәков.
Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Марат Шәйбәков катлаулы операция кичергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
"Барыгызга да җавап бетерерлек түгел. Катлаулы операция кичердем дуслар. Боттан тамырларны алып йөрәккә куйдылар. Күкрәкне кисеп. Стент куйдырган идем. Алар тыгылган булган", - ди ул.
Марат Шәйбәков наркоздан да авыр чыккан.
"Бик авыр булды. Бер егетнең "Мин сезнә ышанам",- диюе колакта. ИВЛ аша сулау кыен. Шунда бер шәфкат туташы авызыма бер тамчы су тамызды. Уянып киттем. Ул суның тәмлелеге!", - дип ул табиб, шәфкать туташларына рәхмәт әйтте.
Җырчы гаиләм хакына исән калганмындыр дип, дус, туганнарын сәламәтлекләрен сакларга чакыра.
Марат Шәйбәковка терелеп, тамашачыларын озак еллар сөендереп яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев