Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтов: “Уразага да кердем, намазга да бастым”

Сәхнә остасы Чаллының “Утыз Имәни” мәчетендәге ифтар мәҗлесендә катнашты.

Шәһәрдәшебез, татар эстрадасының танылган җырчысы, композитор Ринас Әхмәтов та уразага кергән.

“Ел да әлеге гыйбадәтне үтәргә тырышам. Моннан якынча ун ел элек беренче тапкыр Рамазан аенда уразага кергән идем. Шөкер, Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләгәч, җиңел тотыла”, - дип хәбәр итте безгә Ринас Чаллының “Утыз Имәни” мәчетендәге ифтар мәҗлесендә. 

Шәһәрдәшебез биредә ахшам намазында да катнашты. Аның догаларын һәм кагыйдәләрен инде ул моннан 3 ел элек өйрәнгән булган. 

“2021 елның 11 июлендә әтиебез бакыйлыкка күчкән иде. Бу югалтуны авыр кичердем. Мондый чакта бит инде кеше рухи тынычлык эзләп дингә тартыла. Мин дә Ураза Гаете көнне күрше авылыбыз хәзрәтеннән 5 вакыт намазга өйрәтүче китап сорап алдым. Догаларны ятлау җиңел бирелә дигәннәр иде. Хактан да шулай булып чыкты. Тик аннан берара туктап тордым. Хәзер инде булдыра алганча намазларымны укып барырга тырышам. Әкрен-әкрен генә аның догаларын кызларыма да өйрәтәм”, - дип сөйләде шәһәрдәшебез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес