Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Биктимирова: «Бу - безнең өчен зур кайгы...»

Тагын ни булган?

Башкортостанның атказанган артисты Гөлназ Асаева иҗат төркеме белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Гөлназ үзе руль артында булган. Идарә итүне югалтып крашы як полосага чыгып чит ил машинасына бәрелә. Икенче машинадагы хатын-кыз бик нык яралана. 
Гөлназ һәм ике биюче хастаханәгә эләгә. Шөкер, аларның хәле яхшыра. 
Бүген Гөлназ Асаева Башкортостанда концерт куя. Аннан кергән акчаны авариядә зыян күргән кешеләргә бирергә планлаштыра. 
Җырчының әнисе, җырчы Лилия Биктимерова авыр кайгы килгәндә изге теләкләр юллаган кешеләргә рәхмәт әйтте: 
«Чыннан да безнең өчен бик авыр кайгы булды. Гөлназ үзе дә: «Әни, нигә болай булды соң?» – ди. Балам, без барыбыз да юлда йөрибез. Димәк, шулай тиеш, шушы ситуациягә эләгәсе булган. Иң мөһиме – барысы да исән-сау. Аллаһы Тәгаләдән көне-төне тик шуны гына сорадык. Аллаһка шөкер, Ира апабыз исән. (Гөлназ бәрелгән автомобильнең  авыр хәлдәге пассажиры), аңа операция ясачаклар. Юл газабы – гүр газабы дип тикмәгә генә әйтмиләр. Барыбыз да юлда йөрибез. Һәрбер кеше шундый хәлгә юлыгырга мөмкин. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әле дә ярый, барыгыз да исән», – дидем Гөлназга, – ди Лилия Биктимирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте Гөлназ Асаева Фәдис Ганиев Рөстәм Асаев Лилия Биктимирова