Авиакомпания билетлар өчен акчаны кайтарырга тиешме?
Киңәш-табыш.
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Самолетка билет алганнан соң, планнарыбыз үзгәрде, сәяхәткә бара алмавыбызны аңладык, тик авиакомпания билетлар өчен акчаны кайтарырга ашыкмый. Нишләргә?
Җавап:
– Кайбер очракларда авиакомпания, кайтару мөмкинлеге булмаган (невозвратный) тарифларда да акчаны кайтарырга тиеш. Бу хакта РФ Һава кодексының 108нче маддәсе 2нче пунктында язылган. Сүз нинди очраклар турында бара? Әгәр пассажир яисә аның гаилә әгъзасы авырса, рейсны тоткарласалар яки бөтенләй булмаячагын игълан итсәләр, самолетның очу вакытын яки маршрутын үзгәртсәләр, виза бирүдән баш тартсалар. Шунысы мөһим: үз хокукларыгызны яклар өчен, раслаучы документлар кирәк. Әгәр авиакомпания акчаны кайтарудан баш тартса, дәгъва (претензия) юллагыз, бу ярдәм итмәсә, судка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев