Килешүдән баш тартып түләнгән акчаны кайтарып буламы?
Юрист җавап бирде.
Сорау:
– Килешүдән баш тартып, түләнгән акчаны кайтарып булган 14 көн – «суыту периоды» (период охлаждения) иминиятләштерүнең нинди төрләренә кагыла?
Җавап:
– Әлеге норма мондый төр иминиятләштерүгә кагыла:
1. Үлем, билгеле бер яшькә җитү яки башка вакыйга җитү очракларына тормышны иминиятләштерү.
2. Билгеле бер вакыт аралыгында иминиятләштерү буенча акча (рент, аннуитет) түләү яки иминият компаниясенең инвестицион керемендә катнашу шарты белән тормышны иминиятләштерү.
3. Бәхетсезлек очрагы, авырулардан иминиятләштерү.
4. Медицина иминиятләштерүе.
5. Җир өсте транспорты чараларын иминиятләштерү.
6. Транспорт чараларыннан тыш гражданнарның милкен иминиятләштерү.
7. Автотранспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү.
8. Су транспорты чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү.
9. Өченче затларга зарар китергән өчен гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү.
10. Финанс рискларын иминиятләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев