Сәгать 11дән 13кә кадәр “Кызыл Тау” мәдәният үзәге (Чулман проспекты, Урман тукталышы) коллективы чыгышы көтелә. 11.30да исә “Эврика” үзәге мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен күңел ачу программасы оештыра.
Сәгать 12дә исә Җиңү паркының кече сәхнәсендә Балалар театраль мәктәбе коллективы уеннар программасы тәкъдим итәчәк.
Сәгать 12дән 18 сәгатькә кадәр Җиңү паркында “Капитошка” дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк. Бу көнне «Биссеринки», «Бурундучки», Lil Ballerine балет мәктәбе, «Либерта» театры, мода мәктәбе, «Планка мьюзик», «Модно» эстрада вокалы мәктәбе, Underground Rock School рок мәктәбе, «Европа плюс» һәм и цирк артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук парк территориясендә махсус мәйданчыклар да оештырылачак. Монда шәһәрдәшләребез балалар табибларыннан бушлай консультация ала алачак. Ата-аналар ортопедка, аллергологка, психологка, травматологка, педиатр һәм стоматологка үз сорауларын бирә алачак.Шулай ук махсус белгечләрдән балалар лагерьлары турында да мәгълүмат алып булачак.
Сәгать 13тә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял итү паркында да бәйрәм чарасы оештырылачак.
Нет комментариев