Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле чаллылылар! Сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу шанлы бәйрәм бөек илебезнең барлык...

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле чаллылылар! Сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу шанлы бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын һәм аңлаешлы. Бердәм халык, бердәм ил булып, без сугышның барлык авырлыкларын, сынауларын уздык, сынмадык-сыгылмадык, дошманны җиңдек, Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрдек. Бүген һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән, яу кырында ятып калган, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомган батырларны искә алалар. Өч миллионлык Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Аларның батырлыгы үлемсез. Каһарман сугышчылар белән беррәттән бүген без завод станоклары янында, колхоз кырларында Бөек Җиңү өчен тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Күп хәсрәтләр кичкән җиребезгә тынычлык һәм азатлык китерүчеләрнең һәрберсенә мәңгелек дан! Кадерле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тыныч, матур тормыш телибез.Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев