Бәйрәм белән, студентлар!
25 гыйнвар бөтен Россия күләмендә "Татьяна көне" яки "Студентлар көне" буларак билгеләп үтелә. Лекцияләрдә конспектлар язып утырган, зачетлар һәм имтихан биреп сессияләрне япкан, курс һәм диплом эшеләрен яклаган һәм, гомумән, төрле чорда "фән гранит ташын" кимергән кешеләр, яшьлек чорының иң гүзәл чакларын искә төшереп, бәйрәм итәчәкләр. Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда...
25 гыйнвар бөтен Россия күләмендә "Татьяна көне" яки "Студентлар көне" буларак билгеләп үтелә. Лекцияләрдә конспектлар язып утырган, зачетлар һәм имтихан биреп сессияләрне япкан, курс һәм диплом эшеләрен яклаган һәм, гомумән, төрле чорда "фән гранит ташын" кимергән кешеләр, яшьлек чорының иң гүзәл чакларын искә төшереп, бәйрәм итәчәкләр.
Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда 25 югары һәм һөнәри уку йорты эшләп килә. Аларда 29 меңгә якын студент белем ала. Шулар арасында чит ил студентлары да бар. Аларның саны 10 меңгә якын. 25 гыйнвар көнне аларның барысын да уку йортларында кызыклы чаралар, бәйрәм котлаулары көтә. Мәсәлән, Яр Чаллыдагы Казан Идел буе федераль университетының Инжиниринг үзәгендә, профкомның тәрбия, мәдәният һәм спорт эшләре буенча әйдәп баручы белгече Александр Егоров әйтүенчә, сәгать 11:00 дә барлык Татьяналарны котлау тантанасы узачак. Соңыннан сәгать 12:00 үзәк каршыдагы мәйданчыкта яшьләр өчен кызыклы уеннар оештырыла. Студентларны чәй һәм коймак белән дә сыйлыячаклар.
Яр Чаллы педагогия университетында уку йортының юбилярларын зурлау тантанасы көтелә. Анда студентлар һәм укытучылар катнашында матур концерт чарасы узачак. Педагогогия көллиятендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Карамова әйтүенчә, "Студентлар көне"н 27 гыйнвар көнне матур концерт белән бәйрәм итәчәкләр. Программада җыр-биюләр, нәфис сүз осталарының чыгышлары булачак. Һәм мондый чаралар шәһәр буенча барлык уку йортларында да көтлә.
Шәһәр күләмендә исә "Студентлар көне"н тантаналы рәвештә инде үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 19 гынйвар көнне үтте. Анда 600 дән артык студент күңел ачты. Аларны бәйрәм белән Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искендеров һ.б. котладылар.
Моннан тыш чарада Татарстан Республикасының "2016 ел студенты" премиясенең шәһәр этабында җиңү яулаган студентларын зурлау тантанасы да булды. Әлеге бәйгедә 50 ләп студент төрле номинацияләр буенча бүләкләнде. "Гран-При" һәм 7 нче чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясе иясе Медицина көллиятенең студентына - Вероника Завьяловага тапшырылды. 25 гыйнвар көнне ул һәм "Ел студенты" бәйгесенең барлык финалистлары, шәһәребезнең югары һәм һөнәри уку йортларында эшләп килүче студентлар советларының рәисләре белән бергә Казанга, республика "Студентлар көне" нә барачак.
Студент еллары - һәрбер кеше язмышында онытылмас хәтирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга ярдәм итә. Әлеге еллар якты, күңелле хәтирәләр белән истә калсыннар. Студентлар да вакытында тырышып укып, рәхәтләнеп күңел ачып, аларны онытылмаслык итеп үткәрсеннәр. Бәйрәм белән, студентлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев