Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ел башыннан балалар катнашында 65 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Бәхетсезлекләргә юл куймау максатыннан, “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында балалар утырган машиналарны һәм машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр.

Татарстанда, кечкенә җәяүлеләрнең юлларда имгәнүен кисәтү максатыннан, «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик чара үтә. Ул 22 августтан 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Саннарга күз салсак, агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 245 юл һәлакәте теркәлгән. 7 бала үлгән, 258е төрле тән җәрәһәтләре алган.

Чаллыда шушы ук вакыт аралыгында 65 юл һәлакәте булган, 1 бала үлгән, 71е имгәнгән. 39 очракта балалар - җәяүле, 17 очракта - пассажир һәм 9 очракта велосипедчы буларак авариягә эләккән.

ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә, иң күп юл һәлакәтләре август-сентябрь айларына туры килә. Узган елда гына да бу чорда 73 авария теркәлгән, 82 бала тән җәрәһәте алган. Бу балаларның җәйге яллардан соң шәһәргә кайтулары һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлары кимү белән бәйле дип фаразлана.

Бәхетсезлекләргә юл куймау максатыннан, “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында балалар утырган машиналарны һәм машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр. Җәяүлеләр һәм аларның яктылык кайтаручы элементларны куллану-кулланмаулары да контрольгә алыначак. Моннан тыш, кагыйдә бозган балаларның әти-әниләре белән очрашулар да үткәреләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе исә әти-әниләргә юлларда балаларының иминлегенә карата игътибарлы булырга чакыра. Кагыйдә буенча 7 яше тулмаган балалар машинада махсус утыргычларда һәм куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш. Җиде яше тулган очракта да баланың куркынычсызлыгын тәэмин итүче җайланмадан баш тартмасака киңәш итә алар.

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация