Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы юлларына су сибүне көчәйттеләр

Чаллыда иртәнге 7дән кичке 16 сәгатькә кадәр махсус техника даими рәвештә юлларга су сибә. Бу эш асфальтны суыту һәм тузанны басу максатыннан башкарыла.

Шәһәрнең төрле районнарында тугыз су сиптерү машинасы эшли. Һәр машина көнгә 6-8 рейс ясый. 

«Алар шәһәрнең өч районында эшлиләр. Юлчылар сменага 500 кубометрга якын су сарыф итәләр. Юлларны шулай ук яңгыр вакытында да юалар, бу вакытта балчыкны юып төшерү җиңелрәк», - ди  МУП "ПАД" директорының транспорт һәм эксплуатацияләү буенча урынбасары Рафаэль Шакиров.

Моннан тыш, чәчәкләрне, клумбаларны аномаль эссе һава торышыннан саклау өчен, Чаллыда төнге су сибү оештырылган. Көн саен 18:00дән 6:00гә кадәр шәһәрдә «Горзеленхоз» бригадаларыннан җиде махсус машина эшли. Көн саен яшел үсентеләргә 1000 куб су китә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация