Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда авыручылар саны бер атна эчендә 2 тапкырга арткан

Чаллыда чирләүчеләр саны республикадагы күрсәткечтән 6,7%ка арткан. Ел башыннан шәһәрдә 7867 кешегә лабораториядә расланган Covid-19 диагнозы куелган.

Чаллыда ОРВИ һәм «омикрон» белән чирләүчеләр күп. Бер атна эчендә авыручылар 2,5 тапкыр артып, 611дән 1554кә җиткән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләренә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә «фильтр»лар үткәрелергә тиеш. Температуралы бала учреждениегә кертелмәсен», – диде ул.

Чаллыда чирләүчеләр саны республика күрсәткеченнән 6,7%ка арткан. Ел башыннан шәһәрдә 7867 кешегә лабораториядә расланган Covid-19 диагнозы куелган.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә авырган кеше вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен өйдән торып та алала. Моның өчен 112 телефонына яисә яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәнең регистратурасына шалтыратырга гына кирәк. «Больничный» кәгазе 7 көнгә ачыла, терелгәч шул ысул белән документны ябып та була. Авыруның хәле бу вакыт эчендә яхшырмаса,  ул хастахнәгә үзе бара яисә табибны чакыра.

Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы буенча җитәкчесе Илгизәр Бариев массакүләм чаралар үткәрүне киметергә кушты. Барлык чаралар санитар-эпидимиологик таләпләр буенча гына оештырылырга тиеш.

Вакцина һәм ревакцинация дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация