Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Балаларны яклау көнендә бәйрәм чаралары уза + программа

Сезнең игътибарыгызга Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары программасын тәкъдим итәбез.

Җиңү паркында (Шахмат-шашка клубы янында) 11:00дә спорт мәйданчыгы оештырылачак; Эчке зур сәхнәдә 12:00дә «Балачак – ул мин һәм син!» күңел ачу цирк программасы старт алачак; Кече сәхнә, парк эчендә 12:00дә «Ура! Каникуллар!» концертын карап булачак. 

Энтузиастлар бульварында 11:00-13:00дә «Һәрвакыт булсын кояш» программасы барачак. 

Бибишев исемендәге Театр паркында 13:00 сәгатьтә "Бала-фест" программасы тәкъдим ителәчәк, биредә театральләштерелгән тамаша, рәсем ясау буенча мастер-класс, Әбугалисина белән мавыктыргыч сәяхәт, конкурслар, бүләкләр булачак.

Шишкин бульвары 16:00 сәгатьтә яшь чаллылыларны «Балачак – күңелле» уен программасына көтә; 17:00 сәгатьтә балалар өчен «Җәйге фантазияләр» дигән мастер-класс үткәреләчәк.

ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында 10:00-11:30да «Җәй, биюләр, күңел ач!» бәйрәм концерт программасы узачак. «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында 09:30да «Һәрвакыт булсын кояш» асфальтта балалар рәсеме конкурсы үткәреләчәк; Зур залда 10:00дә «Земляничка» балалар үрнәк театры тарафыннан «Һәрвакыт булсын кояш» концерт программасы оештырылачак; 11:00дә «Ералаш» тәкъдим ителәчәк. 

«КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында 15:00дә «Җәй планетасы» бәйрәм концерт - күңел ачу программасы үткәреләчәк.  «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге (Яр буе микрорайоны) 11:00дә «Балачак планетасы» күңел ачу программасын тәкъдим итәчәк. 

Яр Чаллы картиналар галереясе 10:00дән 18:00гә кадәр күргәзмәләре белән сөендерәчәк.

«Тридевятое царство» скверында 17:00дә «Ура, каникуллар!» концерт-күңел ачу программасы узачак. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында 15:00дә әрмән халык уеннары һәм гореф-гадәтләре белән танышып булачак, ә 17:00дә «Халлап тĕнчи» (әкиятләр дөньясы) чуаш иҗат остаханәсе оештырылачак.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге (Элеватор тавы) 13:00дә «Ковбой каникуллары» күңел ачу бию программасын тәкъдим итәчәк.

«Тарихи-туган якны өйрәнү музее»нда 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Балаңны музейга китер» акциясе узачак.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге (Суар микрорайоны) 15:30дә күңел ачу программасына кунакларын көтәчәк.

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 19:00 сәгатьтә тамашачылар игътибарына Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» дигән гыйбрәтле хикәятен тәкъдим итәчәк.

Чаралар "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"нда да оештырылачак. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә «Музыка яңгырый, димәк, бүген җәй бәйрәме башланды!» программасыннан башланып китәчәк, 16:00дә «Китап, кояш, дуслык – менә нәрсә балаларга кирәк!» бәйрәме, ә 17:00дә «Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме тәкъдим ителәчәк. 

4 июньдә Җиңү паркында (Үзәк сәхнә (ракушка) 11:00-18:00дә «Капитошка» бәйрәме узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация