Чаллыда рәсми теркәлгән җинаятьчелек 33% кимегән
Чаллыда рәсми теркәлгән җинаятьчелек 33% кимегән. Бу хакта эчке эшләр идарәсе министрылыгынң Яр Чаллы идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте. Җинаятьләрне ачу узган ел белән чагыштырганда, киресенчә, арткан - 63% кыңгыр эш ачыла, җинаятьчеләр җәзасын ала. Үтерү, кеше саләмәтлегенә зыян салу, талау, автотранспорт урлау кебек җинаятьләр тулысынча ачыла. Автокалада комарлы...
Чаллыда рәсми теркәлгән җинаятьчелек 33% кимегән. Бу хакта эчке эшләр идарәсе министрылыгынң Яр Чаллы идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте. Җинаятьләрне ачу узган ел белән чагыштырганда, киресенчә, арткан - 63% кыңгыр эш ачыла, җинаятьчеләр җәзасын ала. Үтерү, кеше саләмәтлегенә зыян салу, талау, автотранспорт урлау кебек җинаятьләр тулысынча ачыла.
Автокалада комарлы уен оештыручыларга каршы эш нәтиҗәләре дә куанычлы. Ел башыннан алып комарлы уен оештыручыларга карата 9 җинаять эше кузгатылган, 25 кеше суд тарафыннан тиешле җәзасын алган, 383 уен җиһазы юкка чыгарылган.
«Исерткеч эчемлекләр сату һәм куллану өлкәсендә законлылыкны саклау максатыннан җитди чаралар күрәбез, - дип белдерде Надир Закиров, - Исерткеч эчемлек кулланудан 48 кеше агуланды, шуларның 10 вафат булды. Ел башыннан исерткеч эчемлекләр сатучы 400 сәүдә ноктасын тикшердек. 3 җинаять эше һәм административ хокук бозучыларга карата 385 беркетмә төзедек". Моннан тыш 8 мең литр ялган аракы, 900 литр спиртлы матдәләр сатудан алынган.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, җәмәгать урыннарында хокук бозу очраклары сизелерлек кимегән. Муниципаль хезмәткәрләр белән бергә тәртип саклау эшендә халык дружиналары да зур өлеш кертә. Чаллыда 136 халык дружинасы отряды бар, аларда 1604 кеше хисаплана. Дружиначылар булышлыгы белән 35 җинаять ачылган, 780 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шәһәр урамнарында, паркларда, скверларда, балаларның ял урыннарында тәртип саклауга игътибарны арттырырга кушты.
http://nabchelny.ru/news/26809
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев