Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар Табеев исемендәге яр буен яңартуны сорый

Республика буенча яңарту таләп ителгән парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итте.

2023 елда республикабызда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү тәмамланды. Сораштыруда чаллылылар да актив катнашты. Шәһәрдәшләребез фикеренче автокалада иң элек Табеев исемендәге яр буен яңартырга кирәк. Бу шәһәрнең төп пляжы янындагы территория. Әлеге объект өчен сораштыруда катнашкан 21213 чаллылының 6165е тавыш биргән. 3294 кеше исә Яр буе паркын,ә  2800 шәһәрдәшебез ГЭС бистәсендәге ял һәм мәдәният паркын төзекләндерүне хуп күрә. 
Исегезгә төшерәбез, республика буенча яңарту таләп ителгән парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итте. Сораштыруга республиканың барлык районнарындагы 204 объект - парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар кертелде. Татарстан буенча онлайн-тавыш бирүдә 120 меңнән артык кеше катнашты. 

фото:nashichelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация