Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләр белән очрашу

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында Чаллы эшмәкәрләре белән очрашты. Анда шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов, эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү бүлеге башлыгы Радмир Беляев, төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлеге башлыгы Илназ Газизуллин катнашты. Беренче булып "Океан" сәүдә йорты директоры Светлана Зайцева үзен...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында Чаллы эшмәкәрләре белән очрашты. Анда шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов, эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү бүлеге башлыгы Радмир Беляев, төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлеге башлыгы Илназ Газизуллин катнашты.
Беренче булып "Океан" сәүдә йорты директоры Светлана Зайцева үзен борчыган мәсьәләләр белән таныштырды. Ул 2015 елның 1 гыйнварыннан сәүдә мәйданнарының кадастр бәясе үзгәрү сәбәпле, 3 мең квадрат метрдан артык урын алып торган 56 предприятиегә салым түләүнең кыенлашуын әйтте. Яңа закон буенча, мәсәлән, "Сәүдә кварталы" 2015 елда 1 миллиард сум салым түләргә тиеш. Наил Мәһдиев: "Һәр предприятие язмышы - беренче чиратта кешеләр язмышы. Без бу мәсьәләне хәл итү өчен әлеге тармак буенча җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар белән сөйләшербез", - диде.
Аннары "Камстройгрупп" җаваплылыгы чикләнгән оешманың коммерция буенча директоры Игорь Голубев сүз алды. Бу предприятие металлны эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә. Наил Гамбәр улы аңа шәһәр паркларын бизәүдә катнашырга киңәш итте һәм кече архитектура формалары проектларын баш архитекторга күрсәтергә кушты. "Бәя һәм сыйфат тәңгәл килсә, сезнең тәкъдимнәрне шәһәр проектларын тормышка ашыруда куллана алабыз", - диде ул.
Инициатив төркем "Яр Чаллы - сәламәт мохит" проекты белән таныштырды. Шәхси-дәүләт партнерлыгындагы әлеге проектның төп максаты - "Яр буе" паркын төзекләндерү һәм күлне чистарту. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге проект белән кызыксынды һәм аны тормышка ашыруга шәһәр предприятие-оешмаларын җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.
Эшмәкәрләр белән чираттагы очрашу 14 февральдә була.
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X