Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хакимияттә үзгәрешләр

Бүген, 18 сентябрьдә икенче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советының ХХХI чираттан тыш утырышы булып узды. Көн тәртибенә биш сорау куелды. Сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясап, Чаллыда соңгы елларда башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Депутатлар Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советы структурасына үзгәрешләр кертү хакында...

Бүген, 18 сентябрьдә икенче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советының ХХХI чираттан тыш утырышы булып узды.

Көн тәртибенә биш сорау куелды. Сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясап, Чаллыда соңгы елларда башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Депутатлар Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советы структурасына үзгәрешләр кертү хакында Фәрһад Латыйповның докладын тыңладылар. Шәһәр советының чираттагы сессиясендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевның һәм башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйповның үз вазифаларыннан азат итү турындагы сорауларын депутатлар канәгатьләндерде. Васил Гаязович шәһәр советы депутаты буларак та эшчәнлеген туктатты. Утырышта 45 халык ышанычлысының 33е генә катнашты. Күбесе төрле сәбәпләр аркасында Чаллыда түгел иде.

Васил Шәйхразиевның шәһәр хакиме вазифасыннан китүе 17 сентябрьдә билгеле булды, аны ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр. "ТР Дәүләт Советы белән ТР Премьер-министры урынбасары кандидатурасын килештергәнче, Шәйхразиев Васил Габделгаяз улын ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә", диелгән 2014 елның 17 сентябрендә имзаланган ТР Президенты Указында.

Сессиядә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс игълан ителүе хакында хәбәр ителде, Фәрһад Латыйпов иҗтимагый башлангыч шартларында башкарма комитетта эштә калырга ризалык бирде. Ә Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп хөкүмәтебез җитәкчесе Наил Мәһдиевне тәкъдим итте. Аңа октябрь аенда 55 яшь тула. Соңгы хезмәт вазифасы - ТР урман хуҗалыгы министры.

Утырышта Васил Шәйхразиевка "Җирле үзидарәне үстергән һәм хезмәтләре өчен" медале тапшырылды. Фәрһад Латыйповның күкрәгенә исә "Шәһәр алдында күрсәткән хезмәтләре" медале тагылды.

Яңа шәһәр мэры сайланганчы, бу вазифаны вакытлыча хакимнең беренче урынбасары Флера Андреева башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X