Игътибар: яңа төр юл билгеләре кертелә
Көн темасы

Игътибар: яңа төр юл билгеләре кертелә

Русиядә яңа төрле юл билгеләре пәйда булачак. Шул рәвешле, моннан соң машина йөртүчеләр "Бөке булган очракта юл чатына керү тыела", "Ишетмәүче җәяүлеләр", "Җәяүлеләр өчен диагональ кичеш", "Трамвай өчен бүленгән полоса" дигән билгеләр белән очрашачаклар. Шулай ук "Барысын да үткәргәч уңга борылырга ярый" дигән билге дә барлыкка киләчәк. Монысы син берәүгә...

Русиядә яңа төрле юл билгеләре пәйда булачак. Шул рәвешле, моннан соң машина йөртүчеләр "Бөке булган очракта юл чатына керү тыела", "Ишетмәүче җәяүлеләр", "Җәяүлеләр өчен диагональ кичеш", "Трамвай өчен бүленгән полоса" дигән билгеләр белән очрашачаклар. Шулай ук "Барысын да үткәргәч уңга борылырга ярый" дигән билге дә барлыкка киләчәк. Монысы син берәүгә дә комачауламаган очракта светофорның кызыл утына уңга юл тотарга рөхсәт итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев