Калдыклар кыйммәтле чимал
Көн темасы

Калдыклар кыйммәтле чимал

Яр Чаллыда канализация чистару корылмаларында утырып калган калдыкларны эшкәртү һәм киптерү комплексы эшли башлады. Бу Россиядә бердәнбер термохимик конверсия технологиясе кулланылган җитештерү үзәге, моның ярдәмендә калдыклардан кыйммәтле активлаштырылган күмер һәм биоягулык алына. Әлеге яңа завод Мәскәү компаниясенә карый ул "ИнтерБизнесГруппИнжиниринг"дип атала һәм РФнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән ачылды....

Яр Чаллыда канализация чистару корылмаларында утырып калган калдыкларны эшкәртү һәм киптерү комплексы эшли башлады. Бу Россиядә бердәнбер термохимик конверсия технологиясе кулланылган җитештерү үзәге, моның ярдәмендә калдыклардан кыйммәтле активлаштырылган күмер һәм биоягулык алына. Әлеге яңа завод Мәскәү компаниясенә карый ул "ИнтерБизнесГруппИнжиниринг"дип атала һәм РФнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән ачылды.

Компания җитештергән активлаштырылган күмер илебездә генә түгел чит дәүләтләргә дә җибәреләчәк, ә биоягулык теплицаларны җылыту өчен файдаланылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев