КАМАЗда эшлекле киңәшмә
Көн темасы

КАМАЗда эшлекле киңәшмә

Бүген Чаллыда Идел буе Федераль округында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча федераль һәм төбәк хакимиятләре һәм вәкилләре фикер алышалар. Киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич оештырды. Көн тәртибендә - АГНКС төзелеше, табигый газга эшләүче автомобильләр производствосына ярдәм итү һәм стимуллаштыру, шулай ук пассажирлар ташуда да газ-мотор ягулыклы...

Бүген Чаллыда Идел буе Федераль округында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча федераль һәм төбәк хакимиятләре һәм вәкилләре фикер алышалар. Киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич оештырды. Көн тәртибендә - АГНКС төзелеше, табигый газга эшләүче автомобильләр производствосына ярдәм итү һәм стимуллаштыру, шулай ук пассажирлар ташуда да газ-мотор ягулыклы машиналар куллану перспективаларын карау.

Моннан тыш, киңәшмәдә РФ энергетика министры Александр Новак, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашалар.


Нет комментариев