Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге хәрби чакырылыш башлана

Бу көздә Татарстанда яшәүче 4 меңнән артык егет армия сафларына алыначак. Аларның 500 гә якыны Чаллыдан. 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк көзге чакырылыш чорында республиканың хәрби комиссариатларына барлыгы 20 мең кеше чакырылачак.

"Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында иң популяр юнәлешләр булып һава-десант көчләре белән махсус төркемдәге гаскәрләр кала бирә. Бирегә сәламәтлекләре нык булган, парашют-десант яки суда йөзү буенча күнекмәләре нык булганнар алына. Егетләрне хәрби-диңгез флоты да кызыксындыра», - ди Татарстанны хәрби комиссары Сергей Погодин.

Аның сүзләренә караганда, чакырылучыларның 42 проценты - коры җир гаскәрләренә, 6 проценты - хәрби диңгез флотына, 12 проценты һава-космик көчләренә, 9 проценты - ракеталы стратегик юнәлештәге гаскәрләргә, 9 проценты - милли гвардия сафларына, 3 проценты - Россия Оборона министрлыгының 12нче Баш идарәсенә, 2 проценты - һава-десант гаскәрләренә һәм 17 проценты башка бүлекчәләргә озатылачак. Булачак солдатларның беренче төркемен октябрьнең беренче декадасында озату планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев