Көзге ярминкәләргә килегез
Көн темасы

Көзге ярминкәләргә килегез

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы товарларын белән сәүдә -көзге ярминкәләр башлана.

Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республикабызның Чулман төбәге районнарыннан килгән хуҗалыклар үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, бал, май һәм башка сөт ризыкларын, ярма, он, кош һәм эре терлек итләрен тәкъдим итәчәкләр.

Чаллыда сәүдә итү өч урында башкарыла: Сарман трактында, "Южный" агропромышленность паркында һәм Галиәскәр Камал бульварында. Ярминкәләрнең беренчесе 10 нчы сентябрьдә ачыла. Бәяләр базарларда һәм кибетләргә караганда күпкә арзанрак булачак. Сәүдәгәрләр сатуны сәгать 8.00дән башлыйлар.


Нет комментариев