Мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Чаллыда
"Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Чаллыда эшләде. Шәһәр халкы Чаллы өчен мөһим булган мәсьәләләрне күтәрделәр.
Әйтик, яңа шәһәрнең 6нчы бистәсендә яшәүчеләрне 6/12 йортыннан башлап, Чаллы татар дәүләт драма театры янына кадәр ишек алды юлының бик начар булуы борчый.
Шәһәрнең ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләргә мәдәният йорты кирәк. Биредә өч ел элек "Колизей" күңел ачу үзәген япкан иделәр. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әлеге бинаны Чаллы татар дәүләт драма театрына бирергә җыенуларын хәбәр иткән иде инде. Мобиль иҗтимагый кабул итү пунктына килеп, шәһәр Советы депутаты, "Карендәшләр" фольклор ансамбле җитәкчесе Виталий Агапов, шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләре һәм халык исеменнән әлеге планы тормышка ашыруда ярдәм сорады. Аның фикеренчә, вакытны озакка сузмыйча төзекләндерү эшләренә керешергә кирәк.
Мобиль иҗтимагый кабул итү пункты ЗЯБ бистәсенең 15/XVI, 6/11, 15/25, 15/28 йортлары янында эшләде. Биредә дә халык шәһәрдәге актуаль мәсьәләләрне күтәрде.
Халыктан кергән сораулар һәм тәкъдимнәрнең берсе дә җавапсыз калмаячак. "Бердәм Россия" партиясе аларны эш барышында хәл итәчәк, диләр мобиль пункт вәкилләре.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев