"Җиде көн" программасы хәбәрчесе Тимур Бикмурзинга Чаллы хакиме шәһәр үсеше, алгарышлы социаль-икътисади территория перспективасы хакында сөйләде. Яр Чаллы 319 моношәһәрнең берсе. Автокала социаль-икътисади хәле кискен булган 94 шәһәр исемлегенә керде. Чаллы иң беренче булып ТОСЭР статусы алган шәһәр. «ТОСЭР статусына ия булу бер предприятиегә бәйлелектән китү бурычын куя. Чынбарлыкта, бу...
"Җиде көн" программасы хәбәрчесе Тимур Бикмурзинга Чаллы хакиме шәһәр үсеше, алгарышлы социаль-икътисади территория перспективасы хакында сөйләде. Яр Чаллы 319 моношәһәрнең берсе. Автокала социаль-икътисади хәле кискен булган 94 шәһәр исемлегенә керде. Чаллы иң беренче булып ТОСЭР статусы алган шәһәр. «ТОСЭР статусына ия булу бер предприятиегә бәйлелектән китү бурычын куя. Чынбарлыкта, бу бәйлелектән котылып булмаячак, әмма бу безгә сәнәгатне киңәйтү өчен киң мөмкинлекләр тудыра. ТОСЭР инвесторларны җәлеп итәргә булыша, чөнки салым буенча төрле ташламалар каралган. Яңа бизнес һәм җитештерү тармаклары ачу өчен бездә 400 га җир бар, хезмәт ресурслары җитәрлек "- дип белдерде Наил Мәһдиев
Бүгенге көндә 7 резидент җитештерү үсешенә 8 млрд сум акча керткән, 1445 эш урыны булдырылган.
"Җиде көн" тапшыруы эфирга 5 мартта, 19:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә чыга.
Нет комментариев