Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Солдат истәлеге сиксән елдан соң туган ягына әйләнеп кайтты

Тукай районы Күзкәй авылына сөенечле хәбәр килеп төшкән – 1942 елда Смоленск тирәсендә барган каты сугышларда Вязьма җирендә ятып калган, ә өенә хәбәрсез югалды дигән хат килгән Әхкыяметдин Камалетдиновның җәсәде һәм шәхси әйберләрен Смоленск шәһәренең «Эхо» эзтабарлар отряды эзләүчеләре тапкан.

80 елга якын җир астында яткан газиз истәлекләрне Түбән Каманың «Нефтехимик» эзтабарлар отрядына тапшырганнар. Билгеле сәбәпләр аркасында экспедиция элеге табышны туган авылына шушы көннәрдә генә китереп җиткерде, дип хәбәр итә авылның китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Истәлекле әйберләр сугышчының кызы Нуриягә тапшырылган. Нурия Гыймазиева әтисе сугышка чыгып киткәндә әнисенең карынында калган. Бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмыйча гомер иткән. Бүген менә аның кулында кадерле истәлек – әтисенең сугыш юлларында йөрткән шәхси әйберләре: медальон, кашык, портмоне, пәке, патроннар... Ни хикмәт, сиксән елга якын вакыт узса да алар әйбәт сакланган.

Тәнзилә апа Шәйхнурованың әйтүенчә, табылдыкларны тапшырырга Түбән Камадан «Нефтехим» эзләнү экспедициясе әгъзалары да килгән. Җитәкчесе Ольга Ланцова: «Безнең эзтабарлар менә 17 ел инде яңгыр, буран дими, сазлыкларда, урман аланнарында ятып калган солдатларны эзлиләр. Менә бүгенге кебек, аларның якыннарын шатландыру, батыр исемнәрен мәңгеләштерү өчен меңәрләгән чакрым юл үтәләр. Күпме еллар узса да ватаныбызны саклап шәһит киткән ил улларының батырлыгы онытылмый, эзтабарлар сугыш мәхшәрендә теләсә кайда җирләнгән соңгы солдатның каберен тапканчы бу игелекле эш тукталмас», – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация