Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылы бирүне – тизләтергә!

Татарстанда инде бу атнада җылы бирә башлаулары ихтимал. Җылыту сезонына әзерлек инде тулысынча диярлек тәмамланган. Торбалар 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8 градус сакланганда бирелә дигән норма булса да, соңгы елларда әлеге күрсәткечкә артык игътибар итмиләр.

- Җылылык бирү турындагы карарны кеше мөрәҗәгатьләренә карап үзегез кабул итегез. Әгәр дә кемдер ниндидер кагыйдәләргә ишарәли икән, рәсми рәвештә белдерәм, аларга игътибар итәргә кирәкми. Ул киңәш формасын гына йөртә. Карарларны урында кабул итегез. Инде бу атнада көндезен +14, төннәрен +8 градус көтелә. Бу инде балалар бакчасына җылылык бирә торган температура, - ди Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Татарстан Президенты да мондый карашны хуплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев