Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова Үзәк банк тарафыннан лицензиясе алынган "Татфондбанк"ка нисбәтле барлык эшләрне дә закон нигезендә башкарырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул бүген "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Адымнар" информацион-аналитик тапшыруына биргән интервьюсында әйтте.
Лариса Глухова бүген Татарстан Республикасы сәүдә сәнәгать палатасына "Татфондбанк"та акчалары калган гражданнар һәм юридик затлар белән очрашуга килгән. Вазгыятькә бәя биреп, ул: "Монда үзенчәлекләр бик күп, һәр очрак бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә, суд эшләре алып барганда, моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Махсус белгечләр халыкка ярдәм итү өчен бүген бар көчен куя. Без иртәдән кичкә кадәр төрле юллар эзлибез", - дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кичә кич кулга алынды. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак.
Нет комментариев