Безнең бакча
-
Сентябрьдә эшләп кал
* Помидор һәм биек булып үсә торган башка культураларны бәйләп куя торган таякларны киләсе елда да кулланырга ярый. Тик сезон тәмамланганнан соң, аларны 10 процентлы бакыр купоросы эремәсендә эшкәртеп һәм киптереп куярга кирәк. Бу – киләсе елда үсемлекләрнең авыруга бирешүеннән саклар.
-
Сырганак маен ничек алырга?
Сырганак С, А, Е, В1, В2, В3 витаминнарына, бор, марганец, тимер, биологик актив матдәләргә, шикәр һәм органик кислоталарга бай.
-
Сентябрьдә бакча эшләре
Алтын көзгә дә кереп барабыз. Сентябрь – бакчага керткән хезмәтнең нәтиҗәсен күрә торган ай. Шул ук вакытта бакчаны кышка әзерләү эшләренә керешә башларга да вакыт.
-
Куаклар һәм агачларга ашлама кертер вакыт җитте
Эссе җәйдән соң бакчада әлеге эшләрне башкарырга кирәк.
-
Кишер нигә ярыла?
Ел саен кишердән яхшы уңыш алабыз. Әмма нигәдер кайберләре ярыла? Моның сәбәбе нидә икән? – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр безгә.
-
Бакча җиләген кайчан утыртырга?
Бакча җиләген август башыннан 15 сентябрьгә кадәрге вакытта утыртырга ярый. Иртәрәк утырткан саен, яхшырак була, ул кышка кадәр ныгып калырга өлгерә, киләсе елга ук җиләк бирерлек көч туплый.
-
Сары помидор кызылыннан файдалыракмы?
Сары помидор кызылыннан файдалырак дигәнне ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы?
-
Алманы дөрес итеп җыегыз
Җәйнең азагына да җиттек, августта җәйге сортлы алма өлгереп җитә. Беренче чиратта тиешенчә үсеп, төс алган алмаларны җыялар.
-
Лилия чәчәкләрен кайчан күчерергә?
Лилияне, чәчәк атып бетергәннән соң, август-сентябрьдә күчерергә кирәк.
-
Җиләкне августта күчерәләр
Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була.
-
Борыч ник чери?
Җимеш очы череге (вершинная гниль) чирен «эссе җәй авыруы» дип тә йөртәләр. Ул бакчада яки теплицада температура югары булганда килеп чыга.
-
Кыярның орлыгын ничек алырга?
Соңгы вакытта кыярның гибрид (F1) сортларын утырталар. Гибрид 2-3 сортны ясалма серкәләндерү нәтиҗәсендә ясала. Бу орлыкның яхшы сыйфаты беренче буында гына саклана, шуңа гибридларның орлыгын алырга ярамый.
-
Помидорны кайчан җыярга?
Ачык грунтта үсә торган помидорны төнге температура +5 градуска төшүгә җыярга кирәк. Урта полосада бу, гадәттә, август урталарына туры килә.
-
Чиядән - тәмле желе
Чиядә тәмле генә түгел, ә файдалы да әле. Аның составындагы тимер анемияне җиңәргә дә ярдәм итә.
-
Августта шифалы үсемлекләрне җыю календаре
Яз-җәй айлары үләннәренең шифасы, аларны ничек файдаланырга кирәклеге турында төрле киңәшләр, рецептлар, җыю календарен һәрдаим газетада бастырып барабыз. Бүген укучыларыбыз игътибарына август аеның шифалы үләннәрен җыюның календарен тәкъдим итәбез.