Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

«Пычаксыз дәвалыйбыз»: Умар Хаят тәҗрибәсен ил күләмендә югары бәялиләр

Россия Фәннәр академиясе белгечләре Чаллы табибына махсус шаһәдәтнамәләр тапшырды.

Шәһәрдәшебез, тәҗрибәле уролог, «МедХан» клиникасы баш табибы Хан Умар Хаят ил күләмендә танылу яулады. Аның экстракорпораль УВТ ысулы ярдәмендә ир-атлар авыруларын дәвалау алымнары Россия Фәннәр академиясе белгечләре тарафыннан югары бәяләнде һәм сертификацияләнде. 

Моны раслап, әлеге академия бүлеге мөдире, халыкара эксперт Антон Артамонов табибка махсус шаһәдәтнамәләр тапшырды. Бу уңайдан «Форт Диалог» бизнес үзәгенең конференцияләр залында Чаллы табиблары һәм журналистлар катнашында брифинг оештырылды. 

«ЭУВТ (дулкыннар белән бәреп дәвалау) технологиясе бүгенге көндә иң куркынычсыз һәм нәтиҗәле процедураларның берсе. Ул ир-атлар арасында киң таралган эректиль функция бозылуы кебек катлаулы авыруларны 1–2 сеанста, тән өслеген кисмичә генә дәвалау мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, пациент тиз арада, өзлегүләрсез савыгып аякка баса. Сезнең шәһәрдә әлеге алымны үзенең биш бармагын кебек яхшы белгән, яңа ысулларын уйлап чыгарган тәҗрибәле белгеч булуы – зур бәхет. Аның белән горурланыгыз», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Мәскәүдән килгән Фәннәр академиясе белгече. 

Брифинг дәвамында Умар Хаят исә махсус дулкыннар белән бәреп дәвалау алымын 2012 елдан ук үзләштерә башлавын сөйләде. 
Ул халыкара чыганакларны өйрәнеп, чит илләрдә белем һәм тәҗрибә туплый, фәнни эшләр яза, үзенең дә авторлык методикаларын булдыра. 2018 елда җитәкләгән клиникасына ЭУВТ аппараты кайтарта һәм аның ярдәмендә меңләгән ир-атны катлаулы чирләрдән арындыра.
«ЭУВТ технологиясе ярдәмендә без ир-атларда аеруча киң таралган хроник простатит, простата аденомасы, эректиль функция бозылу кебек авыруларны дәвалыйбыз. Процедуралар амбулатор шартларда башкарыла – пациент килгән көнне үк үз аякларында өенә кайтып китә. Биредә гадәти операциядәге кебек наркоз да, пычак та кулланылмый. Ә авыру органга махсус аппарат тире аша югары энергияле акустик (тавыш) дулкыннар җибәрә. Алар тукымаларда микроскопик дәрәҗәдә биологик реакцияләр тудырып, тернәкләнү процессын активлаштыра», – диде табиб. 

Умар Хаят бу ысул турында халыкка күбрәк сөйләргә кирәклеген дә ассызыклады. Аның фикеренчә, күп кенә ир-атлар операциядән куркып, табибка мөрәҗәгать итүне соңгы чиккә кадәр кичектерәләр, нәтиҗәдә авыру катлаулана, аза башлый.

«Кешеләрне процедура алдыннан үтәргә кирәкле тикшеренүләр дә туктатып кала. Мисал өчен, кайбер анализлар авыртулы була. Өстәвенә аларны үтү өчен шактый гына вакыт та таләп ителә. Шуңа күрә без тикшеренүләр күләмен мөмкин кадәр киметтек», – ди белгеч.

Чарада яңгыраганча,  ЭУВТ технологиясе белән дәвалау 90 процент очракта уңай нәтиҗә бирә. Каршы күрсәтмәләре дә бик аз: бары яман шеш һәм эренле бүлендекләр булганда гына процедура кичектерелә.

Чаллы табибы киләчәктә дә бу өлкәдә тикшеренүләр алып барырга, яшь белгечләрне әлеге технология белән эшләргә өйрәтергә ниятли. Шул максаттан ул илебездә беренче монографик басма – махсус белешмәлек тә әзерләгән. Әлеге хезмәт бу юнәлештә эшләргә теләүчеләр өчен зур ярдәмлек булачак.

«Замана безгә көннән-көн яңа таләпләр куя. Табиб хәзер бары дәвалаучы гына түгел, ә дәвалауның яңа ысулларын эзләүче тикшеренүче дә булырга тиеш. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек», – дип сүзен йомгаклады Умар Хаят.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек