Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бәрәңгене утыртканнан соң ничек карарга?

Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Минталип әфәндедән бәрәңгене утыртканнан соң, аны ничек карарга кирәклеге турында сораштык.

– Бәрәңгене утыртканнан соң ничек карарга?

- Без үзебезнең технология буенча, җирне ашламалап эшкәрткәннән соң орлык чәчәбез, сабагы бераз шытып чыккач, махсус аппарат ярдәмендә яфраклары капланганчы яхшылап күмәбез. Туфрак арасында эре кәсләр булса, җирнең дымы тиз китә. Кәснең диаметры 2-3 сантиметрдан зуррак булырга тиеш түгел. Бәрәңге өеменең биеклеге якынча 15-18 сантиметр булырга тиеш. Күмелгән яфраклар кояш яктысын эзләп өскә үрмәли башлый һәм ап-ак сабаклар чыгара, нәкъ шушы сабаклар төрле якка күпләп бәрәңге бүлбеләре җибәрә. Сабагы үсә башлауга җирне әз генә ачып карыйбыз, әгәр сабак ак, чиста булса, димәк, сәламәт. Каралган булса, авыру. Аны тишелеп чыгуга ук дәваларга кирәк. Безнең якларда фитофтороз авыруы киң таралган. Алда әйтеп үткән даруларны бакча кирәк-яраклары кибетләреннән алырга була.
Бәрәңгене утырттың да, эше бетте түгел. Без җәй буена арасына 19-20 тапкыр керәбез: авырса дәвалыйбыз, су сибәбез, чүбен утыйбыз.
Җирнең җылылыгы 25 градустан артса, бәрәңге үсүдән туктый. Су сиптерү җайланмалары булмаганда бәрәңге авыр хәлдә кала. Безнең кырларда су сиптергечләр бар. Ул суны томан кебек вак тамчылар белән сибә. Бәрәңге тишелеп чыккач бер сипсәң яхшы һәм чәчәк атар вакыты җиткәч. Кулай вакыты – кич кояш баегач яисә төнлә. Чөнки көндез эре тамчылар кояш астында лупа кебек яфракларны яндырырга мөмкин. Әле шунысы да мөһим, өстән сипкән су җирдәге дымлылык белән тоташырга тиеш. Шулай булса гына уңыш була. Тоташмаса тамырлар өстәге дымга үрмәли башлый һәм җир корыгач кире аска төшми. Ә тамырга су җитмәсә, бәрәңге вак була. Шуның өчен суны йә гел сибеп торырга, йә бөтенләй сипмәскә кирәк.

Билгеле инде, чүп үләннәрен еш утап тору мөһим. Чөнки алар туклыклы матдәләрне суыра.

Сүз уңаеннан, бәрәңге үстерү турында монда да язган идек.

1. Бәрәңге үстерә беләсеңме?

2. Минталип Миңнеханов: "Бәрәңгене тирән утыртсагыз, аңа салкын тиячәк"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев