Танышым сигез балалы гаиләдә үскән.
Аның сүзләренчә, туганнарының берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: барысы да диярлек аерылган, күпләре ялгыз калган. Ул бу бәхетсезлекләрнең сәбәбен балачакта булган бер вакыйга белән бәйли.
Бер көнне аларның мәчеләре әниләренең киеменә йомышлый. «Мәче өстеңә сигәч, әйбәт түгел, үлемгә була икән», – ди аналары. Шуңа ул аны капчыкка салып, балаларга күмәргә куша. Алар, кечкенә булуларына карамастан, әниләренең сүзен тыңлыйлар.
Шул вакыйга танышымның күңелендә гомерлеккә кала. Ул: «Мәче безне каргагандыр», – дип уйлый. Чөнки сигез туганның да язмышы авыр була: кемдер аерылыша, кемдер эчүгә сабыша, кемдер балаларын ялгызы үстерә.
Танышым үзе дә гаилә тормышында бәхет тапмый. Иренең башка гаиләсе барлыгын ул бала тугач кына белә. Ялган ачыклангач, ире беренче хатынын сайлый. Иң гаҗәбе шул: мәчеләрне гомер буе яратмаса да, хәзер аның өендә песи яши. Аны ул бик яратып карый.
«Балачакта тереләй күмгән кара мәченең каргышы болай да бөтен гомергә җитте», – ди ул.
Фото: мәче / фото ясалма интеллект иҗаты
Гөлнур Сафиуллина
Нет комментариев