Ана капиталы тапшырылды
"Энергетик" мәдәният сараенда Чаллыда яшәүче 85 гаиләгә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып, ягъни 2007 елның 1 гыйнварыннан Чаллыда 28 203 сертификат тапшырылган, ана капиталыннан 20 581 гаилә файдаланган. Ана капиталының күләме 2015 елның...
"Энергетик" мәдәният сараенда Чаллыда яшәүче 85 гаиләгә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып, ягъни 2007 елның 1 гыйнварыннан Чаллыда 28 203 сертификат тапшырылган, ана капиталыннан 20 581 гаилә файдаланган. Ана капиталының күләме 2015 елның 1 гыйнварыннан 453 026 сум тәшкил итә. Ана капиталына дәүләт сертификатларын Россия Пенсия фонды бирә. Сертификат ияләре аны торак шартларын яхшыртуга, балаларына белем бирүгә, әни кеше пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга тота ала. Закон буенча ана капиталы алу хокукы биргән сабыйның 2016 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булуы шарт. Шул ук вакытта сертификат алу һәм ана капиталыннан файдалану вакыты чикләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев