Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашамлыкларга - төсле тамгалар

Русиядә файдалы азык-төлекне - яшел, ә сәламәтлек өчен чагыштырмача зыянлыларын кызыл төс белән тамгаларга җыеналар. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шулай дип белдерде. "Без ашамлыкларны яңача маркалау - төс индикациясе дигән әйбер кертергә булдык. Файдалылары яшел төс белән аерылып торачак, зыянсызлары - сары, ә составында шикәр, тоз, төрле өстәмәләр...

Русиядә файдалы азык-төлекне - яшел, ә сәламәтлек өчен чагыштырмача зыянлыларын кызыл төс белән тамгаларга җыеналар. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шулай дип белдерде. "Без ашамлыкларны яңача маркалау - төс индикациясе дигән әйбер кертергә булдык. Файдалылары яшел төс белән аерылып торачак, зыянсызлары - сары, ә составында шикәр, тоз, төрле өстәмәләр булганнары кызыл төс белән билгеләнәчәк", - диде ул. Шикәр өстенә кайнар су гына агызгач ашарга яраклы хәлгә килә торган аш-токмачларда, шулай ук соусларда, кетчупта, майонезда, колбасаларда, сокларда һәм татлы газлы суларда аеруча күп икән. Тоз күп ризыклар дип бәрәңге чипсасы, ипи, колбаса санала. А.Попова белдергәнчә, төсләр белән билгеләүне теге яки бу ризыкның тартмасын, савытын тулысынча шундый төстә чыгара башлыйлар дип аңларга кирәкми, сүз товарның тартмасына тиешле төстәге тамга кую турында гына бара. Кеше ышанмаслык сүзне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев