Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иске кием җыючы активист 2 млн сум отты

Бу акчаны ул нәрсәгә тотачак?

Чаллының «Хәер (Благо) ярдәм үзәге» «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылучы «Яхшылык энергиясе» («Энергия добра») конкурсында җиңү яулады. 871 катнашучы арасыннан шәһәребез активисты Сергей Беленков проекты иң яхшыларыннан дип табылды. 

«Без конкурска иске киемнәр җыю контейнерлары белән чыктык. Алар шәһәргә бик кирәк. Халык таушалган кием-салымнарын контейнерларда көн саен калдыра. Хәтта аларны икешәр тапкыр бушатырга туры килә. Шуңа күрә 2 млн грант акчасын өстәмә контейнерлар сатып алуга тотачакбыз. Чаллыда, Түбән Кама һәм Әлмәттә бишешәр шундый контейнерлар урнаштырачакбыз», – дип сөйләде «Хәер (Благо) ярдәм үзәге»  җитәкчесе Сергей Беленков. 

Бүгенге көндә иске кием-салу контейнерлары «Арзан», «Алтын Ай», «Глобус» сәүдә үзекләрендә, Энтузиастлар бульварындагы 13 мәктәп тирәсендә һәм ГЭС бистәсенең Универсам янында урнаштырылган. Киемнән тыш, анда текстиль, аксессуарлар, сумка, баш һәм аяк киемнәрен, китап, уенчыклар да калдырырга була. Иң мөһиме - алар чиста, коры булырга һәм пакетка салынырга тиеш. Носки һәм трусик ише эчке киемнәр кабул ителми.

Кием-салымнарның яхшыларын сайлап, мохтаҗларга тараталар. Нык таушалганнарын хайваннар приютына илтеп бирәләр. Алар эт-песиләр астына җәю өчен тотыла. Чүпрәк-чапракларның калган өлеше эшкәртүгә озатыла. Узган ел эшкәртүгә 30 тоннадан кием җибәрелгән. 10 тонна мохтаҗларга таратылган. 

Искәртергә кирәк, Сергей Беленков ислам динен кабул иткән егет. Бу хакта монда язган идек. 

Иске кием җыю белән шөгыльләнә башлавы турында монда язылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев