Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда искергән даруларны җыялар

«Аларның күбесе табигать һәм кешеләр өчен зыянлы», - ди «Хәер ярдәм үзәге» җитәкчесе Сергей Беленков.

Шәһәрнең ике ноктасында - Вахитов һәм М.Җәлил проспектларында урнашкан СВОП-маркетларда - куллану вакыты чыккан даруларны җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырдылар. Теләгән һәркем биредә искергән даруларын калдырып китә ала. 

"Таблетка, капсула, порошок, драже, гранулалар гына кабул итәбез. Шприц, системалар, мамык, бинт, капельница, биоматериаллар, битлек һәм перчаткалар кабул ителми", - ди  «Хәер ярдәм үзәге» җитәкчесе Сергей Беленков. 

Әлеге экологик проект авторы - Самараның "Экит" оешмасы. Контейнерларны да шәһәрдә алар урнаштырган. Бу изге гамәлдә Чаллы активистлары да үз өлешен кертергә булган. 

"Мондый контейнерлар бик кирәк. Күпләр искергән даруларын чүп савытларына гына ташлый. Беренчедән, аларны балалар ялгыш табып алырга мөмкин. Икенчедән, алар табигатькә һәм кешеләргә җитди зыян сала. Ташланган дарулар җиргә сеңеп агулы матдә парлары чыгара. Шулай ук сулыкларга эләгеп, су тереклеген агуларга мөмкин", - ди Сергей Беленков. 

Сергей Беленков Чаллыда иске киемнәр җыю белән дә шөгыльләнә - моннан укы. Мондый адымга авыр эшкә ул ислам дине кабул иткәч алына. Сергей - рус егете. Әмма бер көн намазын да калдырмый. Аның дингә килү тарихы турында монда яздык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев