Акция кысаларында Sollers ST8 автомобиле дә уйнатыла.
Чаллыда яшәүче Константин Пономарев һәм Екатерина Брицова «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясе кысаларында уздырылган бүләкләр уйнатуда смартфон оттылар. Константин кичәге көннең йомгаклау чарасында уңыш казанган булса, Екатеринага бүген бәхет елмайды. Мәгълүм булганча, соңгы шәһәрдәшебез Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә тавыш биргән булган.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсы Татарстанда 18-20 сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә уза. Катнашучыларга гаиләсе, дуслары яки хезмәттәшләре белән сайлау участогы янында фотога төшеп, рәсемне «ВКонтакте» социаль челтәренә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Фотода акциянең махсус беләзекләре күренергә тиеш.
Акция кысаларында iPhone 17 смартфоннары һәм Sollers ST8 автомобильләре уйнатыла. Моннан тыш, төрле номинацияләрдә өстәмә бүләкләр дә каралган. Шуңа күрә, дуслар, беләзекләр белән фотога төшеп, «ВКонтакте»да урнаштырырга һәм акция хэштегларын куярга онытмагыз!
Нет комментариев